КУЗГАЛАК БӘЛЕШЕ
КУЗГАЛАК БӘЛЕШЕ КАМЫР: 0, 5 стакан сөт 0, 5 стакан су 1 йомырка 50 гр атланмай яки сыек май 0, 5 чәй калагы тоз 0, 5 аш кашыгы шикәр комы 1 чәй калагы чүпрә он ЭЧЛЕК: 150200 гр тирәсе кузгалак 50 гр атланмай 2 аш кашыгы шикәр комы он 1Чүпрә, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы онны бутап баш куябыз. Ул кабаргач, сөт, су, йомырка, май, тоз, шикәр комы, кабарган чүпрә, он салып йомшак камыр басабыз һәм 1 сәгатькә кабартырга куябыз. 2Эчлек өчен кузгалакны турыйбыз. Өстенә шикәр комы сибәбез. Эчлек әзер. 3Кабарган камырны ике тигез булмаган өлешкә бүләбез, зуррак өлешен юка итеп җәеп табага салабыз. 4Камыр өстенә эчлекне салабыз, май кисеп салабыз. Кечерәк камырны җәеп өстенә каплыйбыз һәм матур итеп бөрәбез. 1520 минут кабартканнан соң, 180 градуслы мичтә 3035 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын
|