Айгөл Әхмәтгалиева Ак читек 1нче кисәк
Апаем, миңа шушы читекләрне төреп бир, зинһар, диде ул, ашыга кабалана костюм кесәсенә тыгылып. Әйтерсең, акчасын шушы минутта эзләп алмаса, әле кул белән тотып карарга да өлгермәгән читекләр күз алдыннан эреп юкка чыгарга җыена. Абый, алар сатылмый бит Кызыкай, типтигез тешләрен балкытып, авызын ерды. Болар бит күргәзмәгә куелган, сатуга түгел Аяк астындагы идән шуышып киткәндәй булды. Нургаян, нәүмизләнеп калган, ярдәм өмет иткән сабый шикелле, якягына каранды. Үскәнем, ни бәя дисәң дә алам, бик кирәк иде. Хатыныма вәгъдәм бар. Эзләпэзләп таба алганым юк иде, менә бит, сездә бар икән Абый, бу бит биючегә дип тегелгән. Урамда киеп йөри торган түгел Кыз, аны үртәгәндәй, елмаюын белде. Минем Зәйтүнәнең биегәнен күрсәң Клубта бөтен бәйрәмне ул гына бизи, үскәнем Бәясен әйт тә, алып
|